Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Танылган татар алып баручысы һәм тамада Айдар Садыйков 53 яшендә вафат булган. Ул соңгы вакытта яман шеш авыруы белән көрәшкән. Әле 2 сентябрьдә генә туган көнен билгәләп үткән. Айдар Садыйков татар эстрадасы йолдызлары белән эшләде, Россиякүләм бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә алып барды. Тамашачы аны телевидение тапшырулары аша да яхшы белә. Элек ул Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче булып эшләде, ә соңгы елларда үзен экскурсовод ролендә дә сынап карады. Мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    230
    ER
    3,0%
    Реакции
    7