Пост канала
- фото
Иң кирәк чакта ярдәмгә килә торган серләр⬇️⬇️⬇️ 👉🏼Әгәр дә суыткычыгыздагы йомыркаларның иске булуына шикләнәсез икән, аларны сулы стаканга салып карагыз. Яңа салынган йомырка төбенә төшә, ә искесе – өскә калкып чыга. 👉🏼Суыткычтагы яшелчәләр тартмасының төбенә кәгазь сөлгеләр җәегез. Алар артык дымны сеңдерә һәм яшелчәләрнең тиз бозылуына юл куймый. 👉🏼Яшел тәмләткечләрне бер айга кадәр сакларга телисезме? Бәйләмнәрне пластик пакетларга салып туңдыргычка куегыз. Кирәк вакытта аларны шуннан җиңел генә алырга була: кайнар табага эләккәч, тәмләткечләр бер минутта җебеп бетәчәкләр. 👉🏼Лавр яфрагын он, макарон яки дөге салынган савытка салып куйсагыз, аңа бөҗәкләр кермәячәк. 👉🏼Сыр кипмәсен өчен, киселгән өлешенә май яки маргарин сөртегез – ул эчтәге дымны саклап тора. Бу алым бигрәк тә каты сыр өчен нәтиҗәле.
Открыть в MAX- Просмотры
- 215
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 4