Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Миләш безнең якта иң киң таралган җимешле агачларның берсе. Ул бөтен җирдә үсә. Җимешләре көзге кыраулардан соң баллана. Аны шушы вакытта җыярга кирәк. Миләшнең согын ясар өчен 1 кг миләшкә 600 г шикәр комы алына. Миләшне юып, шикәр комы белән болгаталар һәм 3-4 сәгатькә калдыралар. Аннары 30 минут талгын утта төнәтәләр. Миләш согын ашказаны согы әчелеген күтәрү өчен, ашар алдыннан 1 чәй кашыгы күләмендә эчәләр.  Миләшне гөлҗимеш яки кычыткан белән бергә кушып, витаминлы чәй әзерлиләр.  Кычыткан белән әзерләгәндә 7 өлеш миләшкә 3 өлеш кычыткан алына.  Гөлҗимеш белән исә икесен дә бертигез күләмдә алырга кирәк. Берәр аш кашыгы миләш белән гөлҗимешне 2 стакан кайнар суга салып, 10 минут талгын утта төнәтәләр, 4 сәгатьтән соң сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр эчәләр.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    204
    ER
    0,5%
    Реакции
    1