Пост канала
- фото
Салисә Гәрәева * * * Ай - синең кыйгач кашың ул, Болытлар - тузган чәчең. Йолдызлар мәрҗән төймәдәй Күгеңдә җемелдәсен!.. Зәңгәр күл - зәңгәр күзең ул, Камышы - керфекләрең. Энҗе чык иткән чәчәкләр Кайнар яшь бөртекләрең! Сихри өн килә күкләрдән - Ул синең моңлануың; Табигать сиңа багышлый Иртәнге уйлануын... Айга карыйм - сине күрәм. Күзләреңне - күлләрдә. Синнән дә кадерле кеше Юктыр миңа илләрдә!.. Фото: Ольга Коновалова #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 213
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 4