Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Халисә Ширмән * * * ...Мин әле яратып туймадым Дөньяның мең төрле төсләрен. Көннәрем − кояшлы, чалт аяз! Нур ява йолдыздан төннәрен... Мин мәңге сокланып туймамын Яшәүнең тылсымлы көенә! Күңелем бу җирдә барлыкка, Сәламәт булганга сөенә... И дөнья! Ләззәтле һәр көнең! Тылсымлы һәр узган мизгелең! Тик, зинһар, әкренәйт, әз генә! − Тормышның йөгерек тизлеген... Фото: Наталья Богданова #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    232
    ER
    4,7%
    Реакции
    11