Пост канала
- фото
Өйдә чәкчәк пешерү рецепты Кирәк булачак: - 4 йомырка; -1 аш кашыгы шикәр; - 1 чеметем тоз - Он (катырак камыр чыкканчы); - Кыздыру өчен үсемлек мае. Бал сиробы өчен: - 200 г бал - 2–3 аш кашыгы шикәр (теләк буенча) Пешерү ысулы: Йомыркаларны шикәр һәм тоз белән болгатыгыз. - Он кушып, катырак камыр басыгыз. - Камырны юка итеп җәеп, вак таякчыклар итеп турагыз. - Камырны кайнар майда алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. - Аерым табада балны (теләсәгез, шикәр белән) җылытыгыз. Кайнатмагыз! - Кыздырылган камырны бал сиробына салып, яхшылап болгатыгыз. - Кулларны сулап, чәкчәккә теләгән форма бирегез. - Суытып алыгыз һәм табынга!
Открыть в MAX- Просмотры
- 232
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 1