Пост канала
- фото
Рафаэль Сибат * * * Мин сине сагынып яшәдем Яшьлегем таңнары чорыннан. Сагынып исемә төшердем Моңланып җырлаган җырымда. Күп еллар акса да вакыт – су, Мин сине сагынып яшәдем. Син булгач бу якты дөньяда, Пар булыр ярларга дәшмәдем. Мин сине сагынып яшәдем... Ләззәт ул, хәсрәт ул – сагыну. Иң зур хис, иң көчле тойгыдыр – Сөюдә берәүгә табыну. #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 187
- ER
- 3,2%
- Реакции
- 6