Пост канала
- фото
Дару өчен сентябрь башында кузгалакның тамырларын әзерлиләр. Казып алганнан соң аларны яфракларыннан арындырып, яхшылап юалар. Аннары вак кисәкләргә турап, җиләс урында яисә температурасы 60 градус булган мичтә киптерәләр. Ат кузгалагы тамырыннан төнәтмә ясау тәртибе: 5 г (2 аш кашыгы) кипкән һәм вакланган тамырга 200 мл кайнап суынган су коеп, «су мунчасы»нда 30 минут буе төнәтәләр. Утны сүндереп, 10 минут суытканнан соң, сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала стаканның 1/3 е күләмендә эчәләр. Халык медицинасында ат кузгалагын күбрәк эчәклек авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Аның: колит, энтероколит, геморрой, арт юлдагы җәрәхәтләрне дәвалау үзлеге рәсми медицинада да билгеле. Ат кузгалагы препаратлары аз дозада – эчне катыра, ә күп дозада эчкәндә эчне йомшарта. Ат кузгалагы бәвел куыгындагы полиплардан дәвалаганда кулланыла. Дәвалана башлаганчы, башта табиб белән киңәшегез.
Открыть в MAX- Просмотры
- 189
- ER
- —
- Реакции
- —