Пост канала
- фото
Рәдиф Гаташ * * * Ал чәчәкне күпләр «матур» диләр, Мин беләм: Син - матуррак... Үссен әкиятләрдә иңсез гөлләр, Син - тиңсездән артыграк! Ай, матур! - дип, Айга сокландым мин, Син - Айдан да яктырак. Йолдызларга бактым: серлерәк - Син, Йолдыздан да якынрак. Авылым урамы - бар кояшлы аланнар; (Алардан - Син нурлырак!..) Һаман сине мактап сайрый кошлар: Матурлардан матуррак! Тагын ниләр генә әйтим икән, Нинди сурәт - яхшырак? ...Сүзләр беткән. Күңел карар иткән: Син - барыннан матуррак! #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 183
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 2