Пост канала
- фото
Факил Сафин * * * Тавышыңны бүген ишетмәдем, Телефоның дәшми, җавап юк. Яннарыңа очып китәр идем – Җаным кош түгел шул – канат юк. Син еракта, анда кояшлыдыр, Минем илдә исә ак томан. Синең яктан килгән бүз болытлар Укылмыйча калган хат сыман. Йолдызларга ирешерлек итеп, Кычкырасы килә кабаттан. Көн үткәреп төнгә кергән идем, Бер хәбәрсез инде таң аткан. Тавышыңны килә ишетәсем. Сулышыңны килә тоясым. Болыт үтте, томан эреп бетте, Телефоның дәшми. Кая син?.. #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 214
- ER
- 5,1%
- Реакции
- 11