Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. видео

    Винера Ганиева: «Танышуыбыз­га бер ел дигәндә мин, «Башмагым»дагы Сәрвәр күл-мәген киеп, Камилләрнең Болак буендагы дүрт бүл­мәле фатирына килен булып төштем. Миңа – баракта туып-үскән кызга – бу фатир бик зур булып тоелган иде. Камилнең әти-әнисе бик тә зыялы кеше­ләр иде. Өйләрендә киштә-киштә китап. Китаплар­га кинәндем генә. Анда минем өчен пианино да бар иде. Мин бит ата йортында пианино күргән бала түгел.  Бу йортта мине бик яраттылар. Камил кич рестораннан эшләп кайтуга мин төн уртасында алма бәлешләре, эремчек пәрәмәчләре пешерәм. Инде йоклыйбыз дип, үз якларына кереп киткән әти белән әни: «Бу ниткән тәмле ис?» – дип, безнең янга кухняга чыгып утыралар иде. Күңелле яшәдек».

    Открыть в MAX
    Просмотры
    232
    ER
    7,3%
    Реакции
    17