Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Саҗидә Сөләйманова * * * Тормыш булмый көю-сөенүсез, яшәү авыр сөелү-сөюсез. Караңгыда якты караш кирәк, өшегәндә кирәк җылы сүз. Төссезләнә кеше, көчсезләнә, күздән күзгә нурлар таммаса. Ямьсезләнә кеше, әрсезләнә, сузган кулын кемдер алмаса. Таянырга иңнәр табылмаса, җан яраткан җанга табынмаса - салкын була җиле, һавасы... Сөю-сөелү - кара көнчеллекнең, вакчыллыкның иң шәп дәвасы. #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    219
    ER
    5,9%
    Реакции
    13