Пост канала
- фото
Наил Касыймов * * * Еллар узган саен кадерлерәк!.. Югалтудан курка бу йөрәк. Йолдызларны бергә санар өчен, Әле дә бит миңа син кирәк! Була шулай ялгыш абынулар, Җилләр керә кайчак арага. Мәхәббәтең ныкмы, әллә юкмы? - Бары шулчак була аңларга. Мәхәббәт ул сынаулардан тора, Сораулар да анда хисапсыз... Сораулар да, сынаулар да булсын, Булмасын ул ләкин җавапсыз! #хәерлеиртә Фото: Лариса Салихова
Открыть в MAX- Просмотры
- 239
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 1