Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Рәдиф Гаташ * * * Ал чәчәкне күпләр «матур» диләр, Мин беләм: Син - матуррак... Үссен әкиятләрдә тиңсез гөлләр, Син - тиңсездән артыграк! - Ай, матур! - дип, Айга сокландым мин, Син - Айдан да яктырак. Йолдызларга бактым: серлерәк - Син, Йолдыздан да якынрак. Авылым урамы - бар кояшлы аланнар; (Алардан - Син нурлырак!..) Һаман сине мактап сайрый кошлар: - Матурлардан матуррак! Тагын ниләр генә әйтим икән, Нинди сурәт - яхшырак? ...Сүзләр беткән. Күңел карар иткән: - Син - барыннан матуррак! #хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    219
    ER
    3,7%
    Реакции
    8