Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Резедә Гобәева * * * Мин сине кояшка тиңләдем, Бәхетле булырга теләдем: Кояшның нурына коенып, Иң кайнар кочакка сыенып... Мин сине йолдыз дип уйладым, Күкләргә күз кысып уйнадым; Яңгырдай уздым мин күкрәп, Тик сине күрергә бер теләп. Хыяллар, хыяллар, Хыяллар... Биекме хыялда кыялар? Мин сине күкләрдән эзләдем — Тик җирдә икән бит эзләрең... Син дә нәкъ башкалар шикелле... Хыялый бәхетем кителде... #хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    243
    ER
    3,3%
    Реакции
    8