Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Саҗидә Сөләйманова Синең куллар белән минем куллар, синең юллар белән минем юллар очрашса да, бергә үрелмәс, Саумы диеп кемнәр кул бирмәс. Ә мин кулым бирәм син сузганда. Ә мин өнсез булам син узганда, йөрешләрең әллә тылсымлы. Очрашулар безнең бик соңмы? Үзем кулым алам кулларыңнан, үзем күзем алмыйм юлларыңнан, булыр төсле берәр могҗиза. Көн артыннан шулай көн уза. Ә мин сыныйм акыл белән хисне. Баскан җирдә карлар эрер төсле… Йөрәк каты тибә, тиз эремəс. Күзләреңә туры карасам да, эчләремдә утлар кайнаса да, кулым салкын булыр, сиздермәс. #хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    251
    ER
    3,2%
    Реакции
    8