Пост канала
- фото
Безнең редакция кызларының яраткан рецепты бу👇🏼👇🏼👇🏼 Бөдрә бәлеш Кирәк була (камырына) 1 кап атланмай (сливочное масло; 1 стакан песок (200 мл стакан); 2 йомырка; ярты бал кашыгы сода һәм аны сүндерергә аш серкәсе; бер чеметем ванилин; 3 стакан он. Эчлегенә исә 1 стаканнан чак кына азрак үзегез яраткан теләсә кайсы варенье. Яңа өзгән җиләкләрдән дә пешерергә була Эш барышы бүлмә температурасында йомшаган майга йомырка, шикәр, ванилин, серкә белән сүндерелгән чәй содасы һәм он салып камыр басабыз. Аны берсе кечерәк, икенчесе зуррак булган ике өлешкә бүләбез. Зуррагын табаның читенә менеп торырлык итеп җәябез. Кечерәгенә тагын бераз он өстәп басабыз һәм суыткычка куеп торабыз. Табадагы камыр өстенә варенье салабыз. Сыек булса, 1 аш кашыгы коры крахмал кушабыз. Яңа өзгән җиләкләрдән пешерергә булсагыз, өстенә шикәр комы һәм шулай ук аз гына крахмал сибәргә кирәк. Варенье өстенә суыткычтагы камырны эре угычтан уып сибәбез. Бәлешне 200 градуслы мичтә 20 минутлап пешерәбез. Тиз һәм җайлы. Ә иң мөһиме – тәмле! #Аш_су
Открыть в MAX- Просмотры
- 275
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 3