Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Сорау: Менопауза 30 яшьтә дә башланырга мөмкинме? Моны ничек аңларга? Сорауга акушер-гинеколог Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА җавап бирә: – Күрем килүнең 30–40 яшьтә туктавы – вакытыннан алда башланган климакс дип атала. Аналык бизләренең вакытсыз картаюы нәтиҗәсе бу. Төрле авырулар, медикаментлар белән дәвалану китерә моңа. Иртә башланган климаксның симптомнары гадәти климаксныкы кебек, аларны хатын-кыз үзе дә сизәчәк. Беренчедән, менструация үзгәрә, канның күләме кими, цикл арасы озыная. Кайберәүләрдә төнлә тирләп чыгу, аналык җиңсәсендәге корылык, якынлык вакытындагы уңайсызлык, йоклап булмау, начар кәеф кебек симптомнар борчый.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    279
    ER
    —
    Реакции
    —