Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Роберт Миңнуллин * * * Син үлгәнче мине сагынырсың, Күз алдыңнан китмәм гомергә. Минем сөю якты хәтер булып, Синең белән йөрер гел бергә. Ни булса да, мәхәббәтебезгә, Тап төшмәде, кер дә кунмады. Безнең сөю, безнең яратулар Онытырлык кына булмады. Син үлгәнче мине сагынырсың, Минут саен мине көтәрсең, Мине эзләргә дип диңгезләргә, Сәхрәләргә чыгып китәрсең. Син үлгәнче мине сагынырсың, Җирдәге иң якын кешеңне. Төн урталарында исәрләнеп, Кабатларсың минем исемне.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    272
    ER
    5,5%
    Реакции
    15