Пост канала
- фото
Күз тиюдән саклану догасы Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ оныклары Хәсән белән Хөсәенне күз тиюдән саклап, шушы доганы укый торган булган. أُعِيذُكُمَا بِكَلِمَاتِ اللَّهِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ وَهَامَّةٍ، وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ «У'изукүмә бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәммәтин, вә мин күлли 'әйнин ләәммәһ». Тәрҗемәсе: «Сезне Аллаһның камил сүзләре белән һәр шайтаннан, һәртөрле зарарлы җан иясеннән һәм һәр начар күзнең зыяныннан саклавын сорыйм». Бу дога Сәхих әл-Бохари хәдисләр җыентыгында китерелә. Балаларыгыз өчен дә, үзегез өчен дә әлеге доганы укырга мөмкин. Чөнки чын саклаучы – Аллаһ кына. Аңа тәвәккәл итик, Аңардан саклау сорыйк.
Открыть в MAX- Просмотры
- 264
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 3