Пост канала
- фото
Татарстан өчен тавыш бирик Чаллыда «Гаилә традицияләре» дигән мурал ачылды. Ул төбәк буенча үткәрелә торган «ФормАРТ» урам сәнгате фестивалендә Татарстанның йөзен билгели. Муралда – әби белән онык буыннан-буынга күчүче гаилә традицияләре символы булган өчпочмакны бергәләп пешерә. Хәзер бу эш өчен халык тавыш бирә. «Госуслуги» порталында №4 белән билгеләнгән әлеге эшне сайлап, 16 августка кадәр сез дә Татарстан өчен тавыш бирә аласыз. Фестиваль җиңүчеләрен августта игълан итәчәкләр. Фото: https://nabchelny.ru/
Открыть в MAX- Просмотры
- 257
- ER
- —
- Реакции
- —