Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Илсөяр Иксанова * * * Тагын бер кат гомер бирсә Ходай, Сиңа бирсә гомер тагын берне, Кай ярларга язмыш ташласа да, Эзләр идем сине, Бары сине! Мин яшәгән тарафларга чабып, Сулуларың тыннарыңа кабып, Әверелсәң әгәр бер учакка, - Офык ялкынында сине танып, Ак күбәләк булып канат кагып, Мин ташланыр идем ут-кочакка. Тагын бер кат гомер бирсә Ходай, Тагын бер кат бу дөньяга килсәк, Киек казлар, безгә юл сабыгыз, Кавышалмый адашыплар йөрсәк! #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    247
    ER
    3,2%
    Реакции
    8