Пост канала
- фото
Казанда «Зуля Камаловага багышлау» концерты узачак Г. Камал театры янындагы яр буенда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зөлфия Камалова иҗатына багышланган «Зуля Камаловага багышлау» концерты узачак. Зуля Камалова беренчеләрдән булып халыкара дәрәҗәдә киң танылу казанган татар җырчыларының берсе булды. Аның иҗаты татар музыкасын заманча дөнья музыкасына якынайтты һәм яңа буын музыкантлары өчен көчле этәргеч булды. Проектның төп максаты – Зуля Камалова иҗатының бүген дә яшәвен күрсәтү. Бу проект Yummy Music лейблы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Шәһәрләр үстерү институты оештырган «Күрше» фестиваленең «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Открыть в MAX- Просмотры
- 267
- ER
- —
- Реакции
- —