Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Зөлфәт Кирәкми! Елыйсың. Нигә еларга? Елама, кирәк түгел! Юкса бит ир-егеттә дә Шау тимер йөрәк түгел. Беләм, әйе, ялгышканбыз – Ак һәм кара буталган. Безгә тиешле учактан Чит кешеләр ут алган. Назлар кире кайтсалар да, Язлар кайтмас кабаттан. Без генәме үз канатын Давылларда канаткан? Ялгышканда көлгәнбез бит, Елмайганбыз бит әле! Хәзер дә көлик, капланып, Күз яшьләре үтәли... Елыйсың... Нигә еларга? Елама, кирәк түгел! Миндә дә бит шау тимердән Ясалган йөрәк түгел! #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    269
    ER
    5,6%
    Реакции
    15