Пост канала
💡💡💡 Ачы тәмләткечләр организмны чистарта, шунлыктан алар кешегә аеруча файдалы санала. Алар токсиннарны, майларны чыгара, зарарлы бактерияләрне бетерә. Ризыкларга ачылыкны кумин, куркума һәм шамбала кебек тәмләткечләр бирә. Бөрештергеч тәмләткечләр тынычландыра. Әмма аларны чамадан тыш куллану төрле органнарның эшчәнлеген киметергә һәм организмны картайтырга мөмкин. Имбир белән куркума — нәкъ шундый тәмләткечләр. Әчкелтем һәм тозлы тәмләткечләрне дә бик сак кулланырга кирәк. Тиешле күләмдә тозлы тәм ашказаны эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын чистарта, спазмнарны бетерә. Әмма аз гына артыгы да төрле авырулар кузгалуга сәбәпче булуы ихтимал. Аларны организмда тигезләү өчен кориандр, шафран, фенхель кебек суытучы тәмләткечләр кулланырга кирәк. Үтә ачы (борыч, имбир, канәфер) тәмләткечләр хисләрне үткенәйтә һәм зиһенне ача. Организмнан май һәм су кудырта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, бактерияләрне бетерә. Ә кирәгеннән тыш куллану талчыктырырга, ябыктырырга, ярсытырга мөмкин.
Открыть в MAX- Просмотры
- 275
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 4