Пост канала
- фото
Луара Шакирҗан * * * Кайчандыр мин сине көннәр буе, Төннәр буе өзелеп көтә идем. Юксынудан, хыялымда сине Мең кат җыя... мең кат сүтә идем. Кайчандыр мин сөю ялкынында Яндым ялгыз, утсыз дөрләдем. Яшьлек үткәч, ишегемә минем Сагынып килерсең дип белмәдем... Инде качам синнән. Ник икәнен Миннән түгел, сора еллардан... Сөю хакым хаклап, бер җылы сүз Ничек табыйм сиңа, кайлардан?.. #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 280
- ER
- 3,2%
- Реакции
- 9