Пост канала
- видео
Раушания Юкачева. Татарстанның халык артисты. Күн авылында туып-үскән. Язмыш аңа тормышның никадәр нәзберек булуын бик иртә аңлата: унҗиде яшендә йөрәгенә операция ясыйлар, табиблар бик күп чикләр куя. Боларның барысы да аның хыял канатларын сындырырга тиеш кебек. Ләкин ул сәхнәне сайлый. Мәхәббәтне сайлый. Ана булуны сайлый. Югалтулары һәм шатлыклары белән тулы тормышны сайлый. «Ул безнең командирыбыз иде», — дип искә ала Люция Хәмитова. «Без өч бертуган апа-сеңел кебек яшәдек», — ди Афият Шакирова. «Аларның бакчасында һәрвакыт Коляның гитарасы Рушаниянең челтерәп көлү тавышы ишетелеп торды», — дип сөйли Рузия Мотыйгуллина. Бүген ул безнең арабызда юк. Әмма кеше бу дөньядан китү белән аның турындагы истәлекләр югалмый. Алар аны яраткан кешеләрнең уенда, буыннан-буынга сөйләнгән хатирәләрендә яши. #РаушанияЮкачева #КамалТеатры #Күн #ПестрецыИнформ #СинеңЭзләреңнеСаклаган
Открыть в MAX- Просмотры
- 742
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 14