Пост канала
- фото
Питрәч районы Пимәр авылында гомер итүче кадерле әниебез - Хабибуллина Хәбирә Изил кызын, олы бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Киң күңелле, олы җанлы газиз әниебез! Син - безнең иң кадереле кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен без сина бик рәхмәтлебез. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән пар канатлар кебек, тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, без-балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, оныкларыгызга яраткан әби-бабай булып, озын озак хәерле гомер кичерегә язсын! Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, сау-сәламәт булып, һәр аткан таңга сөенеп яшә! Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа! Без сине бик яратабыз! «Әни», - диеп әйтер кешең булу нинди шатлык бит ул, зур бәхет. Гел яшәргә язсын иде шулай «Әни», - диеп, назлап эндәшеп. Сәламәт бул, әни, озак яшә, Юлларыңа гөлләр сибелсен. Хәр туар таң сиңа гел шатлыклар, Тыныч тормыш, бәхет китерсен. Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныклың һәм тормыш иптәшең.
Открыть в MAX- Просмотры
- 988
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 16