Пост канала
- фото
23 августа Кибәч авылында яшәүче кадерле әтиебез ЗОЛИН Александр Петровичның 65 яшьлек юбилее, аның әниебез Евдокия Николаевна белән бергә гомер итүләренә 40 ел! Кадерле, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 65 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Сез, әниебез белән яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәнегез. Тормышның жил-давылларында аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтиебез, аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез булу олы бәхет. Сезнен иңгә-иң куеп үтелгән юлларыгыз, без – балалар, оныкларыгыз өчен матур үрнәк. Кадерлеләребез! Сез безгә бар яктан да яшәү үрнәге булып торасыз. Менә инде 40 ел дәвамында бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып тату гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегездә дә бер-берегезгә булган җылы хисләрегез югалмыйча, тазалыкта-саулыкта, балалар, оныклар игелегендэ, пар канатлы булып яшәвегезне телибез! Тулы тормыш белән яшисез Сез, Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә. Бәхет белән саулык-сәламәтлек, Ходай бирсен сезгә һәр көндә. Әле һаман без дип яшисез сез, Күптән инде зурлар булсак та. Аз булыр күк, сезнең өчен Нинди изгелекләр кылсак та. Яшәү шатлыгы сез безнең өчен, Яхшылыгыгыз белән үрнәк сез. Авыр чакта сезгә таянабыз, Безнең өчен һәрчак кирәк сез. Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, оныкларың hәм тормыш иптәшең.
Открыть в MAX- Просмотры
- 898
- ER
- 2,6%
- Реакции
- 23