Перейти к содержимому

Пост канала

ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ
  1. фото

    👵🏽👴🏽Халыкара өлкәннәр көне якынлашканда, Менделеевскиның Монай авылында бик матур чара уздырганнар🙌 Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм кечкенә активистлар «Әбиеңне кочакла» 👵🏽🫂 акциясенә кушылып, өлкәннәребезнең йортларына кунакка юл тотканнар. 💬«Бу очрашуның максаты — бүләкләр тапшыру гына түгел, ә һәр кешегә үзенең кирәклеген һәм кадерле икәнен тоярга ярдәм итү иде💝 Балаларның шат тавышлары, ихлас сораулары һәм җылы кочаклаулары өлкәннәребезнең йөзләренә нур өстәде. Әби-бабаларыбызның күзләрендәге шул бәхетле очкыннарны күрү — үзе бер зур бүләк. Алар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр, ә балалар исә аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр», — дип яздылар 🏤Монай авылы мәдәният йортыннан. Безнең кадерле өлкәннәребез, сез — безнең таянычыбыз, зирәклегебез һәм горурлыгыбыз! Йөзләрегездән елмаю китмәсен, ә күңелләрегез һәрвакыт җылылык белән тулы булсын❤️ 📸Фотолар Монай авылы клуб җитәкчесе Надежда Бакаевадан.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    536
    ER
    1,7%
    Реакции
    9