Пост канала
- видео
🤩🪶Илсөя Бәдретдинова турында китап: халык яраткан җырчының тормышы әдәбият битләрендә булачак 📚 Тиздән танылган татар эстрадасы артисты Илсөя Бәдретдинованың тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләр китабы дөнья күрәчәк. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. ✍️ Китапның авторы — журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының элекке баш мөхәррире, шагыйрә Гөлнара Сабирова. Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, аның нәкъ менә бу авторны сайлап алуы очраклы түгел: «Минем эчемне, тышымны, узган гомеремне белгән кеше буларак, китапны 100 процент барып җитәрлек итеп яза белгән кеше бары тик Гөлнара Ильясовна гына». 🎤 «Бу зур, матур, тарихи әйбер булачак», — диде җырчы үзе проект турында. Басма Илсөя Бәдретдинованың шәхси тормышы, иҗади үсеше һәм татар мәдәниятендәге роле турында тулы күзаллау бирер дип көтелә. ⏳ Әлегә китапның төгәл басылып чыгу көне игълан ителмәгән, әмма ул якын арада укучылар кулына барып ирешер дип фаразлана. Проектның нечкәлекләре һәм презентация көне турындагы мәгълүмат соңрак билгеле булачак. ‼️💃🏽2 сентябрь КАЗАНда Корстон клубында ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА булачак концерт-дискотекага 3️⃣ кешегә (2 шәр билет) ЧАКЫРУ УЙНАТАБЫЗ🥳 ✅🎁 Монда басып катнаш➡️ https://max.ru/tatartoday/AZ_cuzOEeos
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 798
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 5