Пост канала
💬 "Мәскәү кунакларының күңелен күрер өчен шортик киеп пляжда туп тибүдә генә булмагандыр бит инде?!" — "Яңа дулкын 2026", "Новая волна 2026" турында журналист, милли блогер Альберт Шакиров ( Барон) фикере: Мин югында Казанда «Новая волна» фестивале гөрләп узып киткән икән. «Бизнес Онлайн»да фотографияләрен күреп кенә белдем. Үзем андый чараларга битарафмын, тик бик зурдан сөйләп куангач, игътибар итми булмады. Сораулар һәм уйланулар мондый: Узган 1 ел эчендә Татарстаннан «Новая Волна» сәхнәсенә күтәрелерлек артист үсеп чыга алды микән әлле Крутойга быел да ярый алмаганнармы? Безнең артитслар Мәскәү кунакларының күңелен күрер өчен шортик киеп пляжда туп тибүдә генә булмагандыр бит инде?! Гала-концертка судьялар да, главалар да, министрлар да, зур холдинг җитәкчеләре, эре чиновниклар һәм боларның барысының балалары да килгән икән. Аларның барысының да зәвыгын кәнәгатьләндерерлек йолдызлар җыелган бит: Биланнардан башлап Лолиталарга һәм Шуфутинскийларга кадәр. Киркоровлар һәм Лораклар янында безнең эстрада үзенчәлеклерәк күренә шул әлегә. Масштаб җитеп бетми ахрысы. Бәлкем шуңа күрә хәйран артист русча җырлауга да басым ясыйдыр? Яңа үрләр, яңа киңлекләр, яңа даирә тамашачы кирәк булганга? Минтимер Мингазов, Элина Сәфәрова, Тимур Метшин кебек затлы фамилияләр дәвамчыларын, Рәис аппараты җитәкчеләрен, ак смокинг кигән спорт министрын, генералларны, СИБУР белән Оргсинтез директорларын беръюлы бер генә «татар җыры» да «моңы» да, «сүзе» дә бер залга җыймый шул. Шул сәбәпле итоговый сорау: 3. Сәбәп татар сәнгатенең хәзерге торышы һәм мөмкинлекләрендәме, әллә элитаның зәавыгындамы? Җавап бирергә тырышып та карыйсым килми. Минем нинди акчага ничек итеп авыллар турында документаль фильмнар төшереп йөргәнемне белү дә бик җиткән. видеоларда танылган җырчы Фирдүс Тямаев фикерендә ишетә аласыз⬆️ 🌏 @tatartoday
Открыть в MAX- Просмотры
- 2 332
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 26