Перейти к содержимому

Пост канала

Тулпар журналы каналы
  1. фото

    Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА Яшермәче, иркәм Күз карашың көзге кояш кебек, Нигә болай салкың карыйсың? Өзгәләнеп янган йөрәгемә, Тагын тирән яра ясыйсың... Әллә уйларыбыз аерылдымы Аерылмалы юллар шикелле, Әллә мәхәббәтең сүрелдеме Яландагы учак шикелле? Яшермәче, иркәм, әйт дөресен? Әллә башкадамы синең күңелең? Умырзая кебек зая гына Булды мәллә синең сөюең? Казан.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    297
    ER
    1,7%
    Реакции
    5