Перейти к содержимому

Пост канала

Мензелинск news - Мензеля онлайн
  1. фото

    «Тәрәзәдә утлар сүнмәсен» медиапроектын дәвам итәбез. Районыбызда кечкенә авылларның язмышлары бер төрле диярлек. Алар-өлкәннәр кулында. Ахматовкада да шулай. Ахматовка үзе бер аерым колхоз булган, аның исеме «5 лет Победы». Биредә яшәүчеләр иген иккән сарык асраган, ат тоткан. Ахматовка авылына газ кергән. Су челтәре юк, һәрберсенең үз коесы, скваҗинасы бар. 18 йортлы авылда нибары 12 кеше яши. Шәһәргә киткәннәргә авылның әременә кадәр тансык хәтта. Элек Куян авылында яшәгән кешеләр хәзер лаеклы ялга чыккач Ахматовкадан өй сатып алырга телиләр, әмма анда өй сатучы юк. Тулырак безнең карточкалардан карагыз. #карточки #медиапроект

    Открыть в MAX
    Просмотры
    702
    ER
    1,0%
    Реакции
    7