Пост канала
- фото
«Минзәлә-информ» филиалы районыбызның кечкенә авыллары хакында «Тәрәзәдә утлар сүнмәсен» медиапроектын башлап җибәрә. Әлеге проектның максаты — шушы кечкенә авылларга барып, анда яшәүче кешеләр белән аралашып, аларның тормышы, проблемалары хакында басма һәм видео язмалар әзерләү белән беррәттән газета укучыларыбызны — подписчикларыбызны да саклап калу. Газета журналистлары булып кайткан Куян авылы кешеләренең дә район газетасына язылып, аны яратып укуларына сөенеп кайттык. Гәрчә, почтага бәйле рәвештә газета бу авылга соңлап килсә дә. Куян авылы хакындагы материалны сылтама аша кереп укыгыз https://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzala-raiony-kuian-avyly-xalky-kurkak-tugel
Открыть в MAX- Просмотры
- 686
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 9