Перейти к содержимому

Пост канала

Ялгыз тушәк
  1. Мондый пабликта беренче тапкыр язам! Күңелем тулды😭 киңәшегез булса- рәхмәт, битәрләсәгез- гаепләмим. Мине Иң борчыган проблема - ул авылга кайту. Без ирем бн бер авылдан, хәзерге вакытта шәһәрдә яшибез. Авылга кайткан саен тавыш🤦‍♀ бер авылга кайтып, минем әни-әти йортына бару - үзе бер квест. 10 елдан бирле кияүдә, бөтен эштә катнашам каенана йортында. Хәтта үз кызлары эшләмәгәнне дә күп эшлим, ә менә әниләргә барам дип әйтә башласам, каенана тотына: "Нишләп йөрисең анда? ", " Озак торма! " , "Әле өйдә моны эшләмәдең! ", озаграк торсам әниләргә өй телефонына шалтырата башлый: " Нишләп ятасың?" , "Кайт Әйдә! ", кайтсам допрос: " Анаңнарда нишләсен? ", анда эшлисең, монда эшләмисең. Соң мин котырам шул сүзләргә. Мин бит кияүгә чыктым, бу гаиләгә батрак булып килмәдем. Үземнең әти-әни исән чакта минем дә булышасым, аларны шатландырасым килә. Каената сүз дәшми, үзе дә туйган анардан, күрәсең. Мин киткәч әниләргә , иремнең колак итен ашый, мине эшләми дип. Тегесе инде дәшми әнисенә каршы. Ирем әйбәт, Аллага шөкер, ләкин менә авылда сезон тотына, эшләр арта. Кайткан саен шул проблема. Әниләргә мине аерым балалар бн кайтартмый. Бергә генә кайтабыз ди. Ито каенанар йортына гына. Ничек аңлатсам да, аның "каменный век" тәрбиясенә достучаться не могу. Каенанага хәзерге вакытта 81 яшь, Аллага шөкер, аяктан йөри, башы, кулы эшли. Ләкин теле 🤬😡 балалар алдында да мине шулай хәрәмләп ята, оятсыз. Балалар аннары миңа сөйли, мин инде дәшмим. Шундый тәрбия. Үзенең кызлары да туйган инде Аның кыланмышыннан. Чөнки балаларына: "мин сезне мине ка оп ар өчен таптым!" ди, күзен дә йоммый. Иремнең туганнары бн мин бик яхшы мөнәсәбәттә, игътибар бирмәскә әйтәләр. Ирем әнисенең сүзен тыңлап, әниләргә дә җибәрми, ичмасам, шуңа ачу чыга.Анонимно

    Открыть в MAX
    Просмотры
    4 754
    ER
    1,6%
    Реакции
    74