Пост канала
- фото
🤔Буыннарыгыз авыртамы? Хәрәкәтләнегез! 💯🙄Япониядә хәрәкәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм калу - картлар өчен иң куркыныч хәл. Шуңа күрә буыннар авырту белән көрәшүнең күп ысуллары нәкъ анда уйлап табыла. Буыннар авыртканда яту, аз хәрәкәтләнү зыян китерә. Ни өченме? Буыннардагы үтә күренмәле ялтыравык май - синовиаль сыеклык эчке буын тышчасы күзәнәкләре тарафыннан бүленеп чыгарыла һәм кимерчәкне туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. ❗️Нәкъ менә ятып тору һәм утыру буыннарга зур зыян сала, чөнки хәрәкәт процессында күзәнәкләр буын майларын күбрәк бүлеп чыгара.
Открыть в MAX- Просмотры
- 682
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 6