Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    🚙🇷🇺 Аскын районы чик сакчылары ветераннары махсус хәрби операция зонасына ике автомобиль җибәрде 🤝 Муниципалитет хакимияте хәбәр итүенчә, Аскын районының чик сакчылары ветераннары хәрбиләргә ярдәм йөзеннән ике автомобиль әзерләп җибәргән. 🚗 «Мина» позывнойлы сугышчы өчен «Нива» автомобиле тулысынча ремонтланган, буялган һәм пикап итеп үзгәртеп җиһазландырылган. Автомобильне әзерләүгә бәйле барлык чыгымнарны чик сакчылары берләшмәсе әгъзалары үз өсләренә алган. 🔧 Икенче автомобиль — «Нива Шевроле» — моңа кадәр төзек булмаган һәм район хакимияте балансында торган. Аның двигателе алыштырылган, аннары кирәкле ремонт эшләре башкарылган. Автомобильне торгызуда Авадай авылының да якташлары катнашкан. 📦 Автомобильләр белән бергә Аскын районы халкы җыйган гуманитар ярдәм дә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    669
    ER
    0,7%
    Реакции
    5