Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    ❗️─ Хәрби хезмәткәргә СВО зонасына Русия почтасы аша посылка җибәрергә мөмкинме?🤔 💢─ Русия почтасының барлык бүлекчәләрендә махсус хәрби операция зонасына чакырылган хәрбиләргә посылкаларны бушлай җибәрергә мөмкин. Җибәрүләр саны буенча чикләүләр юк, әмма һәр посылканың авырлыгы ун килограммнан артмаска тиеш.   💢Посылка тышына алучының исем-фамилиясен, гаскәри частьның номерын һәм адресын язарга кирәк.   💢Җибәрү тәртибе: почта бүлекчәсенә посылканы ачык килеш алып килергә; салынган әйберләрнең исемлеген ике нөсхәдә әзерләргә – предметларны һәм аларның санын язарга (бәясе кирәкми). Исемлекнең бер нөсхәсен посылка эченә салырга, икенчесен үзең белән калдырырга. Оператор посылкада булганнарны язу белән чагыштыра һәм җибәрүне хезмәт скотчы белән мөһерли. 💢Алкоголь, аккумуляторлар, пауэрбанклар, литий батарейкалар, гильзалар, дары (шул исәптән металл савытларда яки шешәләрдә), визуаль рәвештә идентификацияләргә ярамаган әйберләр (мәсәлән, маркировкаланмаган савытлар), Русия почтасы сайтындагы исемлектән башка тыелган әйберләр җибәрергә ярамый.   💢Чикләүләр: дарулар – бер посылкада уннан артык төргәк булмаска тиеш, сыеклыклар – ике литрдан артык түгел.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    720
    ER
    0,3%
    Реакции
    2