Пост канала
- фото
🍃Гөлҗимешнең файдасы турында ✅Гөлҗимеш составында углеводлар, майлар һәм азык җепселләре бар. ✅Кислоталар арасында алма һәм лимон кислоталары күбрәк. Шулай ук составында пектин да бар. С, В төркеме, РР, Е, А һәм К витаминнары бар. ✅Макро- һәм микроэлементлардан цинк, марганец, кальций, калий, тимер, фосфор, магний, натрий, молибден һәм бакырны атап үтәргә мөмкин. Моннан тыш, гөлҗимеш составында пектин, ликопин, рубиксантин, пентозан, флавоноидлар һәм эфир майлары бар. ✅Гөлҗимешнең организмга файдасы: Организмның инфекцияләргә каршы тору сәләтен ныгытырга ярдәм итә. Ялкынсынуга каршы тәэсир итәргә мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлеген саклауга ярдәм итә. Яраларның төзәлүенә һәм күзәнәкләрне оксидлашу стрессының зарарлы тәэсиреннән саклауга ярдәм итүче матдәләрне үз эченә ала.
Открыть в MAX- Просмотры
- 918
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 8