Пост канала
- фото
Аятьләр язылган савыт-саба кулланырга ярыймы? Коръәндә һәм сөннәт буенча мондый төр савыт-саба кулланырга ярамый, дигән турыдан-туры тыю юк. Гомум кагыйдә буенча, тыелмаган нәрсә рөхсәт ителгән дип санала. Шуңа күрә мондый төр савыт-сабаны көндәлек тормышта кулланырга була. Ләкин! Мондый төр савыт-сабага Аллаһ сүзләре, аның исемнәре язылганлыкны истә тотарга һәм бик сак булырга кирәк. Андый савыт-сабаны теләсә кайда ташлап калдырырга, аңа хәрам ризык салырга, тәмәке төпчекләре салырга, көл савыты буларак кулланырга, бәдрәф, мунча кебек урыннарга алып керергә һәм шунда калдырырга ярамый. Мондый савыт-саба ватылса, аны күмеп куярга кирәк. Кемгә дә булса Коръән аятьләре язылган савыт-саба бирергә уйласагыз, үз-үзегезгә сорау бирегез: бүләкне алачак кеше Ислам нормалары һәм этикеты белән танышмы, тиешле кагыйдәләрне үтәрме?
Открыть в MAX- Просмотры
- 586
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 11