Пост канала
- фото
Хезмәттәшебезне искә алып... 🕊️ Ишембай районының Урман-Бишкадак авылында Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясенең генеральный директоры урынбасары Вилдан Галин истәлегенә волейбол турниры узды. Вилдан Галин 2024 елның сентябрендә 45 яшендә арабыздан кинәт китте. Ул башкорт журналистикасын үстерүгә зур өлеш кертте, хезмәттәшләре һәм якташлары күңелендә якты истәлек калдырды. 🌿 🤝 Турнирда авыл халкының җыелма командасы, журналист хезмәттәшләре командасы, Ишембай районы хакимияте командасы һәм Вилдан Галинның туганнары катнашты. 🏆 Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны авыл халкы командасы яулады. Алар инде икенче ел рәттән чемпион исемен саклап килә. 👏 Турнирның иң өлкән катнашучысы — радио һәм телевидение ветераны Рафаэль Юнысов. Аңа 78 яшь. 🎖️ Барлык командалар да кубоклар, медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Вилдан Галин истәлеге хезмәттәшләре, дуслары һәм якташлары йөрәгендә яши.
Открыть в MAX- Просмотры
- 510
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 7