Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    💢Балалы гаиләләрнең ышанычын яулады! ✅Башкортстанның “Сөт кухнясы” проекты федераль дәрәҗәдә киң танылу алды. ✅Республикада җиде ел элек ачылган “Сөт кухнясы” бүген киң колач ала. Үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт ризыклары сабыйлар һәм аларның әниләре өчен искиткеч зур ярдәм булып тора. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстанда Русиядә беренчеләрдән булып иң күптармаклы сөт кухнялары челтәре булдырылды. ✅“Республика буенча барлыгы 134 тарату пункты бар, һәм яңаларын ачуны дәвам итәчәкбез. Федераль челтәрләр белән килешүләр төзү дә дәвам итә – аларның күбесендә безнең табигый чималдан ясалган сөт ризыклары бар. Гомумән, берничә ел элек башлаган проектның үсешен күзәтү бик шатлыклы һәм дулкынландыргыч, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Совет чорында популяр булган “Сөт кухнясын” без Башкортстанда 2019 елда тергездек. Бу вакыт эчендә ул балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яхшы чарасына әверелде — узган елда гына да республикада яшәүче 20,8 мең кеше бушлай сөт ризыклары алды, шуның 1,5 меңнән артыгы – безнең яугирләрнең балалары. 7 ел эчендә барлыгы 120 мең кешене сөт ризыклары белән тәэмин иттек. ✅Бүген “Сөт кухнясы” – балалы гаиләләрнең ышанычын яулаган куәтле бренд”.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    573
    ER
    1,0%
    Реакции
    6