Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    💥Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы- Корылтайның элекке рәисе (1999-2026 елларда), юридик фәннәр докторы Константин Толкачев истәлегенә багышланган фотокүргәзмәдә катнашты. 💢Күргәзмәдә аның шәхесен чагылдырган портретлар белән «Безнең Константин Борисович» бүлеге бар. 💢Алдагы бүлек килүчеләрне Константин Борисович үз тормышының һәм карьерасының төрле этапларында турыдан-туры катнашкан оешмалар белән таныштыра. 💢Милли китапханә Константин Борисович турында китаплар, журнал публикацияләре, шулай ук аның үз мәкаләләре һәм фәнни хезмәтләре тәкъдим итте. 💢Дәүләт Җыелышы-КорылтаЙ Толкачев редакциясендә әзерләнгән материаллар тәкъдим итте. 💢РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты институттагы эше белән фотоматериаллар күрсәтте. 💢Аерым бүлек аның «Бердәм Русия»дәге эшчәнлегенә багышланган.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    564
    ER
    1,1%
    Реакции
    6