Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    🤤Кефир белән ясалган коймакны сез дә яратасызмы, дуслар? Шуның исе чыкса - балачак искә төшә. Әни иртән без уянуга тиз генә шундый коймак пешереп ала иде. ❗️Ингредиентлар: - 250 миллилитр кефир - 240 грамм он - 1 йомырка - 30 грамм шикәр - 30 миллилитр камыр өчен үсемлек мае - сода яисә көпшәкләндергеч – бер чеметем тоз - 200 миллилитр кыздыру өчен үсемлек мае. ✅Әзерлек: 1. Шикәр белән йомырканы яхшылап туглагыз һәм тоз өстәгез. Кефир салыгыз. 2. Үсемлек мае кушыгыз һәм көпшәкләндергеч салынган он өстәгез. 3. Камырны болгатыгыз һәм 5-10 минутка калдырыгыз. 4. Камырны, кашык белән коймак ясап, табага салыгыз. Ике ягыннан алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    559
    ER
    1,6%
    Реакции
    9