Пост канала
- фото
🎤 Стәрлетамактан Рөстәм Яхшыбаев «Хочу на ТНТ» телевизион проектында чыгыш ясаган. Ул шәһәрдә җырлаучы маршрутка йөртүче буларак танылган 🎶 Рөстәм пассажирлар өчен маршруткада җырлый һәм чыгышларын социаль челтәрләргә урнаштыра. Аның репертуарында 10нан артык телдә, шул исәптән татар, башкорт, урыс, инглиз һәм итальян телләрендә җырлар бар ТНТ сәхнәсендә ул «Я люблю тебя до слез» җырын башкарган. Әмма жюри аны икенче этапка үткәрмәгән Рөстәм исә бу карар белән килешми — үз чыгышын уңышлы дип саный һәм алга таба узарга лаек булуына ышана
Открыть в MAX- Просмотры
- 601
- ER
- 2,0%
- Реакции
- 12