Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. фото

    ✅Башкортстан ничек тавыш бирә? ✅Республикада сайлауларның беренче көне ахырына якынлаша. Төбәктә яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә бу мөһим вакыйгада актив катнашуы күзәтелә. Бу көнне чын бәйрәмгә әйләндерүчеләр дә бар. 👍Мәсәлән, Әлшәй районының Чуракай авылындагы 866нчы сайлау участогында сайлаучылар өчен кызыклы тематик фотозона әзерләгәннәр. - Быел республикабызда "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде. Ә сайлауларга авыл халкы гадәттәгечә бөтен гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Тавыш бирерләр, аннары фотога төшәрләр дип уйладык. Кәеф тә күтәреләчәк, хәтер дә калачак, - ди сайлау комиссиясе рәисе Сервиназ Сәяхова.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    543
    ER
    1,1%
    Реакции
    6