Пост канала
- фото
Президент Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать итәчәк Русия Президенты Владимир Путин бүген, 16 сентябрьдә, Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә Дәүләт думасына сайлаулар уңаеннан ил гражданнарына мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте. – Кичке алтыда Президентның алда торган гомум парламент сайлаулары уңаеннан ил гражданнарына телемөрәҗәгате планлаштырыла, – диде Дмитрий Песков журналистларга. Тугызынчы чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлау 18–20 сентябрьдә узачак.
Открыть в MAX- Просмотры
- 566
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 8