Пост канала
- фото
Яшь буын белеп үссен! 📚Республикадан читтә яшәүче башкорт балаларына туган телен өйрәнүдә ярдәм итү буенча эзлекле эш алып барыла. 🖍Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Башкортстан һәм Русия халыкларының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча тәрбиячеләр, укытучылар, педагоглар зур хезмәт куя. Бу эшнең мөһимлеген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II бөтенрусия съездында да билгеләде. Республика Башлыгы башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектларның мөһимлеген, шулай ук, республика мәктәпләренең традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм башкорт телен популярлаштыруга зур өлеш кертүен ассызыклады. Ул, шулай ук, бу тәрбияви эшне балалар бакчасыннан ук башлау бурычы куйды. 🖍2024-25 уку елында Русия төбәкләрендә башкорт телен өйрәнү 1223 бала тәрбияләнгән 32 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында (Чиләбе өлкәсендә – 28, Ырынбур өлкәсендә – 2, Курган өлкәсендә – 1, Самара өлкәсендә – 1) һәм 3995 укучы белем алган 55 гомуми белем бирү учреждениесендә (Чиләбе өлкәсендә – 40, Ырынбур өлкәсендә – 8, Курган өлкәсендә – 5, Самара өлкәсендә – 1, Татарстан Республикасында – 1) оештырылган. Башкорт телен, башкорт халкының тарихын һәм мәдәниятен өстәмә белем бирү кысаларында 18 оешмада 391 бала өйрәнгән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 614
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 5