Перейти к содержимому

Пост канала

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
  1. видео

    "Традиция буенча көз "Патриот" та үзенчәлекле малайлар өчен слет үткәрәбез. Ул «Геройлар территориясе» дип атала, чөнки анда катнашучыларның һәркайсы – чын герой. Бу балалар кайбер өлкәннәр дә җиңә алмаган кыенлыкларны җиңә. Әмма алар үзләрендә укырга, үсәргә, елмаерга көч таба – һәм үз әниләрен һәм әтиләрен сөендерергә. Моның өчен аларны бик хөрмәт итәм. Слетка бөтен республикадан 6-14 яшьлек 132 малай килгән иде. Алар өчен мастер-класслар, кызыклы очрашулар, хщвефсезлек дәресләре, патриотик һәм спорт чаралары оештырылды. Безнең максат - балаларга максималь файда һәм яхшы хис-кичерешләр булсын. Үзенчәлекле балаларның барлык ата-аналарына тагын бер кат әйтәсем килә - без сезне авырлыклар белән ялгыз калдырмаячакбыз. Ярдәм итәрбез. Балаларыгыз турында кайгыртуыгыз, ышанычыгыз һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Һәм аерым рәхмәт – нәни принцессалар һәм нәни геройлар өчен шундый бәйрәмнәр үткәрергә ярдәм итүчеләргә. Сез бу дөньяны яхшырак итәргә ярдәм итәсез", - дип язды бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    616
    ER
    1,0%
    Реакции
    6